Авыл җирлекләрен кабат тикшерү

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Территорияләрне үстерү буенча тагын да нәтиҗәлерәк эш алып бару өчен район җитәкчелеге авыл җирлекләрен кабат карап чыга. Альберт Хужин җитәкчелегендәге делегация Крәш-Шуран, Вәрәш Баш, Мәллә-Тамак, Түбән Табын, Үрәзмәт, Исәнсеф, Симәк  авыл җирлекләрендә булды. Үзара салым программасы буенча башкарылган эшләрнең торышы белән таныштылар. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, бурычлар һәм планнар актуальләштерелде. Җаваплы структураларга күрсәтмәләр бирелде. 
Бүген мондый программа булу авыл җирлекләре өчен зур ярдәм булып тора. Үзара салым программасы кысаларында күп эш башкарылды һәм планлаштырылды.  Бу программадан актив файдаланучы авыллар да бар, юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, җирлекләрне төзекләндерү, чишмәләрне торгызу кебек мәсьәләләрне уңай хәл итәләр. Бу мөмкинлекләрне булдырганнары өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International