29 июнь көнне "Мизгел" яшьләр үзәген белгечләре "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен "Мин татарча сөйләшәм"дигән викторина уздырдыл

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

29 июнь көнне "Мизгел" яшьләр үзәген белгечләре "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен "Мин татарча сөйләшәм"дигән викторина уздырдылар.

Анда 2 команда катнашты: "Чәк-чәкләр" һәм "Өчпочмак". Уенның максаты балаларның туган телебезне никадәр яхшы белүләрен ачыклау иде. Уен кызыклы һәм бик күңелле атмосферада үтте. Мондый чаралар яшьләр өчен татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә этәргеч булыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International