Алар – безнең горурлыгыбыз!

2022 елның 29 июне, чәршәмбе
Әлеге фотосүрәтләрдә без Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллыры бүлеген бетереп (укытучысы Рунар Шәяхмәтов), Әлмәт музыка көллиятен уңышлы тәмамлаган укучыларыбыз. Салихов Раушан hәм Шакиров Алмаз Самара өлкәсенең Рощенский поселыгында хәрби тынлы уен кораллары оркестрында яхшы гына хезмәт итәләр. Тагын бер Рунар Шәяхмәтов классын тәмамлап, Яр Чаллы музыка көллиятен hәм Казан дәүләт консерваториясендә белем алган егетебез – Ильназ Фаррухшин. Бүгенге көндә Ильназ ГБУКиН Башкортстан Республикасы дәүләт милли симфоник оркестрында (фагот) инструментында әйдәп баручы артисты. Ул Башкортстан Республикасы Корылтае дәүләт җыены председателенең Рәхмәт хатына лаек булды. Сәнгать юлын сайлаган укучыларыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә үз эшләренең остасы буларак танылалар, аларга киләчәктә яңа җиңүләр теләп калабыз. Алар – безнең горурлыгыбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International