Яшьләр көне уңаеннан Мөслимдә велойөгереш узды.

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Яшьләр көне уңаеннан Мөслимдә велойөгереш узды. Чара районыбызда традицион рәвештә уза һәм аны барыбыз да көтеп ала. Бүген дә йөзләгән катнашучы алдан билгеләнгән маршрут буенча велосипедларда Мөслимне урап чыкты.

Бүгенге кич бик мавыктыргыч булды һәм һәр катнашучыга бик күп уңай кичерешләр өләште.

Велойөгереш нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә бүләкләнүчеләребез:

  1. «Иң спорт сөюче гаилә» - Мурзахановлар гаиләсе;
  2. «Иң яшь катнашучы» - Мирзаянова Мәдинә. 1,2 яшь;
  3. «Иң өлкән катнашучы» - Мингазова Зәйтүнә апа, 72 яшь;
  4. «Иң экзотик велосипед» - Латипов Рушат;
  5. «Иң актив коллектив» - Г. Тукай ис. Мөслим мәктәбе.


«Мирас» һәм «ВИА» инструменталь музыка төркемнәре, үзешчәннәребез иҗатлары белән тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттә.

Бәйрәм дәвамы – дискотека! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International