Мөслимлеләр «Төнге йөгереш»тә катнышты.
Әлеге чара Сәламәтлек бишьеллыгы программасы кысаларында узды. Йөгерүнең үзенә күчкәнче район башлыгы барлык килгән мөслимлеләргә рәхмәтләрен җиткерде, йөгерүнең кеше сәламәтлегендә ролен атап китте һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Альберт Хузин шул уңайдан ветераннар советына 20 скандинавия йөреше өчен таяклары тапшырды. Спортта зур уңышларга ирешкән спортчы егетләрне билгеләп узды.
Йөгерештә катнашучылар алдан билгеләнгән маршрут буенча 2 км юл йөгереп узып Мөслим йөрәгендә очраштылар. Йөгерешчеләр финишка күтәренке кәеф белән килделәр һәм 27 июнь көнне «Велосипедлар белән йөгереш»тә күрешкәнчегә кадәр, - дип таралыштылар.