23 июнь көнне Мөслимдә районкүләм чыгарылыш кичәсе узды.
Тантаналы чараны ачып, район башлыгы яшьләргә, әти-әниләргә, педагогларга иң изге теләкләрен җиткерде.
- Бүгенге моңсу да, шатлыклы да кичәдә балаларыбызга киләчәк тормышта ак юллар, әти-әниләргә шушы балаларның игелеген күреп яшәүләрен телим, педагогларга аларны олы тормыш юлына әзерләүдә зур өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. Альберт Хуҗин чыгышында яшьләрне һәрвакыт туган төбәкләрендә көтүләрен дә искәртте.
Быел 68 укучы мәктәпне тәмамлады.
Тантаналы чарада уку алдынгыларын, спортчыларны билгеләп үтү, медальләр тапшыру - үзе бер горурлык.
18 чыгарылыш сыйныф укучысы "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале, 32 - "ГТО" алтын значогы алды.
Күркәм чара вальс белән тәмамланды.