«Хәтер шәме»

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе
1941 елның 22 июне тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый. Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә — яшь, күңелләрдә — мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. Ил-көннәребезнең имин булуын, бу дәһшәтле елларның кабатланмавын теләп, 22 июнь көнне без, Мөслим сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре дә кичке сәгать сигездә мемориаль комплекста хәтер шәмен кабызу чарасында катнаштык. Күкләребез тыныч булсын, сугыш афәтләрен беркайчан да күрергэ язмасын. Гомерлэрен аямыйча илебезне саклаучылар һәм яу кырында ятып калучылар алдында без мәңге бурычлы, аларны без беркайчан да онытмасак иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International