22 июнь көнне, сәгать 21:00 Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре Җиңү волонтерлары белән берлектә «Хәтер шәме» исеме астында патриотик акция уздырдылар.
Чараның төп кунаклары: район башлыгы Хуҗин Альберт Роберт улы, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Салихҗанов И.Ф., Мөслим районы прокуроры Әхмәтҗанов Д. Д., Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Рушат Җәүдәт улы Солтанов, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Садриева Лилия Яссир кызы, бүлек башлыклары, оешма, предприятие һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре. Катнашучылар барлыгы 160 тан артык иде. Тантаналы өлештән соң митингта катнашучылар сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда һәлак булган барлык сугышчылар, балалар, тыныч яшәүчеләр турында бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митинг Дан Монументы янында шәмнәр кабызу белән тәмамланды. Үзләре белән алып килгән шәмнәр «Хәтерлибез» сүзе рәвешендә тезелде.