22 июнь көнне кичке сәгать 8дә йөзләгән кеше, район башлыгы, мөслим халкы, район хакимияте, оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре һәм волонтерлар Мәңгелек ут янына җыелдылар. Биредә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе үткәрелде.Акция Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы кысаларында уза.
«Беркайчан да югалтулар сызлавы тынмаячак һәм мәңгелек дан беркайчан да җуелмаячак. Ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы безгә фашизм җинаятьләрен һәм тарихның ачы дәресләрен онытырга хак бирми. Бөек Җиңү өчен көрәшкән, тылда Җиңүне яулаган һәркемгә мәңгелек дан», - дип ассызыклады Альберт Хуҗин.
Районның иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов, илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбызның батырлыгына дан җырлаучы, аларның истәлеген саклаучы мемориаль комплекска өлкәне һәм балалары хөрмәт күрсәтеп, үткәннәрне белеп, кадерләп яшәгән халыкның киләчәге якты булыр, иманлы булыйк, -дип мөслимлеләргә мөрәҗәгать итте.
Чараны йомгаклап хәтер шәмнәре кабынды, алардан «Помним!» сүзе язылды.
Шулай ук «Хәтер шәме» акциясе һәр авыл җирлегендә узды.
Батырларга мәңгелек истәлек!