Хәтер һәм кайгы көне

2022 елның 22 июне, чәршәмбе
Бүгенге көн календарьда Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. 22 июнь көнне күп гаиләләрне әтисез калдырып, күп гомерләрне өзгән Бөек Ватан сугышы башлана. Күп еллар үтте инде. Әмма без ел саен Бөек Җиңү өчен үз-үзләрен корбан иткән кешеләрне искә алабыз. Быел да Мөслимлеләр районның хәрби дан паркында митингка җыелдылар. Бу чарада Мөслим балалар сәнгать мәктәбе коллективы да читтә калдмады, Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге тынлы уен кораллары оркестры чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International