22 июнь көнне Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Мөслимдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

Митингта район башлыгы, ветераннар советы, иҗтимагый совет, хакимият, оешма,  ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты, предприятие вәкилләре, укытучылар, укучылар һәм Мөслим халкы катнашты.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватан Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салынды.

«1941 нче елгы сугыш эчесе һәр йортка бәреп керде, һәр гаиләгә кагылды.

Миллионлаган кеше гомере өзелгән еллар безгә сабак булырга тиеш. Бу дәхшәтле сугыштаиВатаныбызның азатлыгын һәм бәйсезле өчен көрәшүчеләрне искә алу-безнең изге бурычыбыз.

Батырларга мәңгелек истәлек!», - дип ассызыклады Альберт Хузин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International