«МИрас» төркеме «Урман иле» балалар сәламәтләндерү лагерында

2022 елның 22 июне, чәршәмбе
20 июнь көнен «Урман иле» балалар сәламәтләндерү лагерында барысы да түземсезлек белән көттеләр... Ә беләсезме, ни өчен? Чөнки җәйге каникуллар вакытында, нәкъ менә 20 июнь көнне, лагерьда ял итүче балалар өчен үзенең дәртле җырлары белән «МИрас» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчеләре Рәйсә Харисова Р, Гөлназ Йосыпова) чыгыш ясады!!! Мөслим авылында йолдыз булып балкып килүче «МИрас» төркеме концертлары һәркем өчен яраткан заманча яшьлек җырлары, яшьләр эстрадасының матур палитрасы, дәртле хитлар һәм заманча аранжировкада иң яхшы җырлар белән сугарылган. Вокаль-инструменталь ансамбль составыда үз эшләрен яратучы профессионаллар. «МИрас» ВИА катнашучыларының һәркайсы талантлы музыкант, җырчы, артист. Тамашачылар яраткан җырларын тыңлап кына калмыйча, бергәләшеп, бердәм булып кушылып җырладылар, хәтта биеделәр дә. Ике сәгать сизелми дә үтеп китте. Илназ Морзаханов ялгыз җырлавы белән беррәттән, тамашачылар белән шаяртып та алды, балаларны җырлатып һәркемнең күңелен дә күрде. Төркемнең барабанчысы Эльвина Хафизова удар җайланмадагы дәртле уйнавы белән беррәттән үзенчәлекле халык биюләре белән дә тамашачыны шаккатырды. Ә ВИА солистлары Рената Харитонова һәм Сабина Идиятуллина ялгыз җыр башкарулары белән генә түгел, дуэт белән дә тамашачыларны таң калдырдылар. Гитарачы егетләребез Нияз Нургалиев һәм Адель Мөбәрәков кайсы гына кызны үзләренә гашыйк итмәгәннәрдер. Концерт уңышлы узды. Тамашачылар артистларны җибәрергә теләмәде һәм көчле алкышларга күмеп «МИрас»лыларга тагын бер-ике җыр башкаруларын үтенделәр. Барысы да бик яхшы кәеф күтәренкелеге алды. Төркем балалар белән аралашуны лагерь мәйданчыгындагы дискотекада дәвам итеп, дуслыкларын тагын да ныгытты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International