"ЭКОяз-2022" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

2022 елның 17 июне, җомга

Мөслим район Советының утырышлар залында "ЭКОяз-2022" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе директоры Хәлил Мөстәкыймов һәм Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин җитәкләде.

Түбәндәге номинацияләр җиңүчеләре бүләкләнде:

- «Иң яхшы балалар бакчасы»- Мөслим «Ләйсән» балалар бакчасы;

- «Иң яхшы мәктәп» - Г. Тукай исемендәге Мөслим мәктәбе;

- «Иң яхшы предприятие» - «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП;

- «Иң яхшы экодвор» - Кооператив урамы, 227 йорт;

- «Иң яхшы гаилә» – Доминовлар гаиләсе.

Мөслим районын Хәлил Мөстәкыймов республикада аерылып тора торган чиста һәм төзекләндерелгән район дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International