Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим район мәдәният йортында “Таткультресурсцентр” дәүләт бюджет учреждениесе Мөслим hәм Актаныш мәдәният бүлегенә караган оешма хезмәткәрләре өчен “Мәдәни десант” дип исемләнгән эшлекле киңәшмә уздырды. Кунаклар Мөслим балалар сәнгать мәктәбенә дә керделәр. Башта кунаклар мәктәп директоры Фаттахова Айгөл Назыйф кызы җитәкчелегендә мәктәп янында урнашкан "Курай" паркында булдылар. Делегация сәнгать мәктәбе эшчәнлеге, укучылар иҗаты һәм капиталь ремонттан соң яңартылган бина белән танышты. Кунакларны "Тургай" курайчылар ансамбле каршы алды. Алар шулай ук рәсем сәнгате бүлеге укучыларының эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Актлар залында алар өчен концерт әзерләнгән иде. Соңыннан «Таткультресурсцентр» специалистлары: стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Анзия Закирова hәм белем бирү программалары һәм кадрлар компетенцияләре секторы мөдире Наталья Авдонина чарада катнашучылар өчен эшчәнлекне оештыру, документлар, конкурс-фестивальләрдә катнашу, грант проектлары әзерләү кебек темаларга кирәкле киңәшләрен бирделәр.