Бүген "Зифа Басыйрова" исемендәге район мәдәният йортында "Таткультресурсцентр" дәүләт бюджет учрежениесе тарафыннан Мөслим һәм Актаныш мәдәният бүлегенә караган оешма хезмәткәрләре өчен "Мәдәни десант" дип исемләнгән эшлекле киңәшмә узды. Чарада катнашучылар эшчәнлекне оештыру, документлар белән эш,клуб формированиеләре белән эшләү, грант проектларын тутыру кебек темаларга кирәкле киңәшләр алды.