Бүген, 15 июнь көнне, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар өчен "Коррупциягә - юк!” исеме астындагы викторина үткәрделәр. Чарада район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча ярдәмчесе Бәдретдинов Наил Әхтәм улы катнашты. Ул балаларга бөтен дөньяда Коррупциягә каршы көрәш алып барылуы, бастырып чыгарылган законнар, "түгәрәк өстәлләр", "кайнар линияләр", һичшиксез, җәмгыятебезне бу "авырудан"дәваларга ярдәм итәчәге турында сөйләде. Барлык биремнәр дә бик яхшы узды, балалар үзләренең зирәклекләрен һәм креативлыкларын күрсәттеләр. Әмма, бу уен, шуңа күрә җиңүчеләр дә булырга тиеш. Ә киеренке ярышта беренче урынны «Бәлеш»командасы яулады.!!