Җәйге каникул чорлары ешрак табигатьтә була, балалар күпчелек очракта үз ирекләре белән ял итә торган вакыт. Аларның яллары имин узсын өчен берничә кагыйдәне белү зарур. Фото белешмәлекләр белән танышырга һәм балаларга кечкенә инструктаж үткәрергә киңәш итә иминлек сакчылары.
Көннәр җылыну белән су буена тартылучылар аеруча күбәйде. Кисәтәбез, махсус җихазлаштырылган урыннарда гына су керү рөхсәт ителә. Кечкенәләргә зурлардан башка су буйларына төшү тыела. Шулай ук, балаларның үзләрен генә балык тотарга җибәрү дә куркыныч! Кызганычка каршы, бу җәйдә инде Татарстанда бер балыкчы баланың гомере өзелде,- дип хәбәр итә Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!













