Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Виноградова А.И. Мөслим районы хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре белән актив агарту эшләре алып бара.
Халыкның һәм эшкуарлык җәмәгатьчелегенең хокукый грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән төп инструментларның берсе-мәҗбүри таләпләрне аңлату. Мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү максатыннан, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирелә.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне билгеләүче яңа норматив хокукый актлар турында мәгълүмат бирү актуаль һәм кирәкле булып тора
Бизнес-бергәлек белән профилактик һәм аңлату эшләре дәвам итәчәк.