Республика күләм мини-футбол буенча ярышлар узды

2022 елның 10 июне, җомга

8 июнь көнне Мөслимнең универсаль спорт залында "ССК Яшьлек" кубогына Республика күләм мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярыш 2007-2008 елгы яшьүсмер егетләр арасында барды. 
Уенның нәтиҗәләре:
1 урында - Мөслимнең "Мирас" командасы;
2 урында - Сарман командасы;
3 урында - Азнакай командасы.
Ярышның "Иң яхшы уенчысы" - Ранис Ибраһимов (Мөслимнән) булды; "Иң яхшы капкачы" - Данис Суфиев (Мөслимнән); "Иң яхшы сакчы" - Гараев Данир (Азнакай шәһәреннән); "Иң яхшы һөҗүмче" - Рөстәм Салихов (Сараман районнан).
Җиңүче командалар грамоталар, медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International