Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе -бүләк җыю. Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Без дә әнә шулай күркәм гадәт буенча йортларга кереп Сабантуйга бүләк җыйдык. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды. Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды.
Райондашлар, бүләк җыючылар һәм дә бирүчеләр, һәрберегезгә зур рәхмәт!
Сабантуена санаулы көннәр калып бара, дуслар. Милли бәйрәмебез 12 июнь көнне –Мөслимдә уза. Бәйрәмгә рәхим итегез!