Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә ТР Мөслим муниципаль районында террорга каршы комиссия утырышы узды.

Көн тәртибе буенча берничә сорау каралды.
• Мөслим муниципаль районы территориясендә татар халык бәйрәме «Сабантуй»га әзерләү һәм үткәрү чорында террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында чыгыш ясадылар:
1. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов;
2. Татарстан Республикасы Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча ОНД һәм МЧС башлыгы урынбасары Илнар Идиатов.

• Массакүләм чараларны оештыручыларның эшен оештыру, «Татарстан Республикасында массакүләм чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, МР Башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов чыгыш ясады.

Утырыш барышында ьаваплы кешеләргә вазыйфалары искәртелде. Бәйрәм көннәрендә иминлек сагын тәэмин итәргә, көтелмәгән күңелсез хәлләр килеп чыгуга юл куймаска дигән максатлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International