Сәнгать мәктәбенә – яңа фортепиано!

2022 елның 7 июне, сишәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбендә – сөенечле вакыйга! 7 июнь көнне “Культура” националь проектының “Культурная среда” федераль программасы кысаларында мәктәпкә 2 өр-яңа фортепиано кайтты. “Беларусь” маркалы Минск шәһәрендә җитештерелгән әлеге уен кораллары фортепиано бүлеге классларында урын алды. Әлеге программа буенча мәктәпкә барлыгы 7 345 600,00 сумлык җиһаз кайтартылачак. Шулай ук бу исемлектә уку әсбаплары да бар. Сәнгать мәктәбе коллективы әлеге программада катнашу хокукына ия булулары белән ихлас горурлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International