Сабантуйга әзерлек эшләре кайный.

2022 елның 3 июне, җомга

Халкыбызның көтеп алган бәйрәме – Сабантуйга әзерлек эшләре кайный.

Әлбәттә, әлеге бәйрәмне милли традицияләрне саклап, югары дәрәҗәдә оештыру бик күп көч, бердәмлек сорый. Бүгенге көннәрдә Сабантуй паркы кырмыска оясын хәтерләтә. Милли бәйрәмгә әзерлек эшләре бара, мәйданда пролог өлешен кабатлау бара.

Программа буенча, ат чабышы ипподромда, бәйрәм зур майданда үтәр һәм барлык чаралар да шунда тупланыр дип көтелә.

Бу елны кичке Сабантуй концерты уздыру да планлаштырыла. Матур ут күренешләре, популяр музыкаль программа көтә.
Барлык райондашларыбызны һәм кунакларны 12 июнь көнне бәйрәмдә катнашырга чакырып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International