1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Мөслим районында ел саен киң колач белән бәйрәм ителә. Быел " Мизгел "яшьләр үзәге белән берлектә иң бай күңел ачу программасын спорт мәктәбе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, китапханә , музей, балалар сәнгать мәктәбе һәм, әлбәттә, «Игелек уят» хәрәкәте волонтерлары әзерләгән иде. 600дән артык бала "Кояшлы Ык" яр буенда оештырылган «Бәхетле балачак» дип исемләнгән чарада катнашты. Сәламләү сүзе һәм рәхмәт сүзләре белән Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Роберт улы Хуҗин чыгыш ясады. Бәйрәмдә район мәктәпләре, балалар бакчалары, шулай ук аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты. Алар өчен кызыклы уеннар белән бергә флешмоблар, җырлар, биюләр, сюрпризлар, мастер-класслар да әзерләнгән иде. Беркем дә читтә яки бүләксез калмады, барысы да күңел ачты!