Балаларны халыкара яклау көне белән

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Барлык балаларны һәм әти-әниләрне Балаларны халыкара яклау көне белән котлыйбыз!

Июнь аеның әлеге күркәм бәйрәме без, өлкән буын вәкилләрен, үсеп килүче яшь буын алдында торган җитди җаваплыгыбыз турында искәртә. Безнең бурыч – Мөслим муниципаль районы яшь буынының сәламәт үсеше, сыйфатлы белем алуы өчен барлык мөмкинлекләр, спорт, иҗат белән шөгыльләнү, рухи һәм әхлакый үсеше өчен шартлар тудыру. Иң мөһиме – аларга тормышта һәрчак терәк булу.

Кадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Сез бүген нык ышаныч белән иң югары дәрәҗәдәге олимпиадалар, бәйгеләр, ярышларда җиңү яулыйсыз. Сез мәрхәмәтле, акыллы, белемле һәм инициативалы. Сезнең иңнәрдә – районыбызның киләчәге.

Ә алда, балалар, күпләрегез өчен җәйге каникул – ял итү һәм күңел ачу өчен бәхетле һәм мәшәкатьсез чор башлана. Һәрберегез аны күңелле һәм истә калырлык итеп, ә иң мөһиме – имин үткәрсен!

Районыбыз сезнең шат тавышыгыздан һәрчак яңгырап торсын. Һәрберегезнең тормышта иң төп терәге – нык һәм яраткан гаиләсе булсын. Күңел түрендә йөрткән иң изге хыялларыгыз тормышка ашсын! Һәр гаиләгә бәхет, шатлык, тынычлык, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International