26 май көнне Уфа шәһәрендә чик сакчылары көненә багышланган ат ярышлары булып узды. Анда безнең район данын яклап 3 юртак ат катнашып яхшы уңышларга ирештеләр. 3 яшьлек атлар арасында "Падишах" кушаматлы ат - 1 урыны яулады. Ат йөртүчесе - Вәлиев Фазаел. 5 яшьтән югары яшьлек атлар арасында "Бэст Эвер" кушаматлы американ токымлы ат белән - Хәертдинов Мөхмәтдин жиңүче булды. Атлар икесе дә Мөслим Аргамак ат-спорт мәктәбендә тәрбияләнәләр. Сәет авылы егете Мирсалихов Мирзафатыйх "Пылкий Девиз" кушаматлы аты белән 3нче призлы урында.
"Мондый дәрәҗәле бәйгедә бу яулаган урыннарыбыз белән горурланабыз. Эшләгән тырышлыкларыбызның матур күрсәткече бу ", - диләр егетләребез. Аларга алдагы, ярышларда да уңышлар теләп калабыз