27 май көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 77 еллыгына багышланган "Өченче буын" гражданнары арасында XlI Республика Спартакиада ярышлары узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 5 спорт төре буенча булды: йөзү, мылтыктан ату, өстәл теннисы, җиңел атлетика (йөгерү) һәм дартс уеннары. Мөслимебез данын якларга 9 өлкән буын гражданнары көч сынашырга барды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең Мөслим командасыннан: җиңел атлетика буенча 1 урынны - Нуриева Луиза яулады. Йөзү буенча 3 урында - Фасхиева Сиринә; Мылтыктан ату буенча 3 урында - Шайхразиев Таһир; Барлык нәтиҗәләр буенча командный эстафетада - безнекеләр 3 урында
Ярышта катнашучыларның һәммәсе җиңүче һәм яшь буынга үрнәк булып тора.
Команда һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм "Спортмастер"кибетенә акчалата сертификатлары белән бүләкләнделәр.
Спартакиадада катнашучылар һәм оештыручылар командага махсус спорт формасы биргән өчен "Агромастер" фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры И.З. Исламовка аерым рәхмәт белдерәләр.