Бүген Мөслимебезнең сугышчан һәм дан мемориаль комплексында чик сакчыларына багышланган обелиск янында Чик сакчылары көне уңаеннан чара узды.
Чик сагында хезмәт иткән батыр егетләребезне районыбыз башлыгы Альберт Хузин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде.
Хәрби бәйрәмнәрдә җыелу районыбызда матур традициягә әверелде. Әлеге чара Мөслимебез һәм күрше районнан килгән чик сакчыларын берләштерде. Ир-егетләребез күрешеп, аралашып, үзләренең хезмәт елларын искэ төшерделәр. Бердәмлекнең матур үрнәге бу. Афәрин!
Исән-саулар булыгыз, илләребез тыныч булсын!