Волейбол ярышлары

2022 елның 28 мае, шимбә

      27 май көнне Актаныш районының Актаныш авылында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышларның төркем этабы узды.

     Ярышларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде, ул катнашучыларны җылы сәламләде һәм барлык командаларга да уңышлар теләде.

     Анда 15 команда, шул исәптән Мөслим муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хатын-кызлар волейбол командасы да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International