Әти-әниләр өчен концерт

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе
Тагын бер уку елы төгәлләнеп килә. Укучылар зачет тапшыра, имтихан бирә, контроль дәресләрдә ел әйләнәсе үзләштергән белемнәрен тикшерә. Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары уку елын йомгаклау концерты форматында төгәлләде. 25 май көнне мәктәптә узган әлеге кичәдә барлык укучылар ансамбль составында һәм ялгыз чыгыш ясап, укытучыларын, әти-әниләрен сөендерделәр. Тамашада барлыгы 48 укучы чыгыш ясады. Конкурс-фестиваль җиңүчеләре һәм уку алдынгыларының әти-әниләренә мәктәп директоры Айгөл Фәттахова рәхмәт хатлары тапшырды. Концерт рояль формасында бизәлгән торт белән сыланып чәй өстәле артында төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International