Соңгы кыңгырау

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

24 май көнне Мөслимдә район күләм Соңгы кыңгырау бәйрәме узды.

Традиция буенча уку, спорт, мәдәният алдынгылары, актив укучылар бүләкләнде.

Районыбызда якты йолдыз булып кабынган МИРАС инструменталь төркем бәйрәм кунакларын иҗатлары белән куандырды. ВИА ХИТ музыкаль төркеме бәйрәмне җанландырып торды. Дакар легендасы КАМАЗ-мастер яныннан кеше өзелмәде.

Мәктәп директорларыннан сюрприз чыгыш укучыларның күңеленә аеруча хуш килде. Күтәренке кәеф, елмаюлы йөзләр бәйрәмгә тагы да ямь өстәп торды.

Чарада "Мөслим егете. Мөслим кызы" муниципаль проекты буенча еллык йомгак ясалды. "Мөслим егете" титулына Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Илназ Морзаханов, "Мөслим кызы" титулына гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Камилә Минһаҗева ия булды.
"Ел укучысы" исеменә Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Илина Бариева лаек дип табылды.

Бәйрәм һәркемнең күңелендә якты эз калдырды.Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International