Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда 400гә якын кеше - район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың 14 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.

Безнең район эшмәкәрләре республика ярдәменнән тулысынча файдаланалар. Әлеге ярдәм нигезендә кече һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә үсеш ала. Тәҗрибә уртаклашу максаты белән семинарда катнашучыларны Мөслим районының эре предприятиеләре белән таныштырдылар. «Агромастер» ПК, СПСПК "Агро Лидер"буенча экскурсияләр уздырдылар. Шулай ук, мәдәният йортында Мөслим районы предприятиеләре һәм оешмалары, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары продукциясе күргәзмәсе оештырылды.

Семинар-киңәшмә кысаларында түгәрәк өстәлләр узды, аларда авыл җирлеге өчен актуаль булган җирле үзидарә мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Киңәшмәнең пленар өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Мөслим муниципаль районы башлыгы һәм башкалар чыгыш ясады.  Утырыш кысаларында Көнчыгыш зонадагы фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алыштылар.

Мөслим районының "визит карточкасы" – кошчылык фермалары. Узган ел районда 30 кошчылык мәйданчыгы эшләсә, быел алар 35кә җитте. Соңгы елларда бу тармакка инвестицияләр күләме якынча 1 млрд. сум тәшкил итте". Дәүләт программалары ярдәмендә эшмәкәрлек өлкәсе үсә һәм район халкы өчен яңа эш урыннары булдырыла.

Без Президентыбыз Рөстәм Нургалиевка, дәүләт җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы министрлыгына мондый мөмкинлекләрне булдыруда районга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстан Президенты куйган авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын арттыру буенча бурычлар турында искәртте.

«Ил өчен яңа чакырулар шартларында азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре аеруча актуальләшә бара, - дип ассызыклады ул. - Беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итү, система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләве һәм яңа шартларга җайлашу өчен бизнеска ярдәм күрсәтү өстенлекле максат булып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, файдаланылмый калган авыл хуҗалыгы объектларын һәм «хуҗасыз» җирләрне актив кулланырга кирәк.

 Киңәшмә ел саен үткәрелә торган «иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе»номинацияләре буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Чыганак: Авыл хуҗалыгы министрлыгы, "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International