Бүген, 24 май көнне Мөслим районы бөтен республикадан кунаклар кабул итә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» зона семинар - киңәшмәсе кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәгендә дә "түгәрәк өстәл" оештырылды. Анда кооперацияне үстерү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шулай ук социаль үсеш программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.