Мөслим муниципаль район Башлыгы җитәкчелегендә район Советы һәм Башкарма комитеты аппараты, территориаль органнарның һәм Башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, агрофирма җитәкчеләре, муниципаль учрежденияләренең һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре в/к режимында, җирле телевидение катнашында атналык киңәшмә узды.
Альберт Хузин үткән атналар эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, “Якташлар очрашуы”, Әстерхан өлкәсе Сабан туе, “Гасырларда яшә, мәгьрифәтле Мөслим” фәнни конференциясе, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чаралар турында сөйләп узды. Язгы чәчүлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Узган атнада Мөслимдә булган бәлигъ булмаган балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтемәсьәләсенә тукталды. Балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны арттыру, балаларның, ата-аналарның юл йөрү куркынычсызлыгына игътибарлырын җәлеп итү, бу мәсьәләгә җаваплы карауларына ирешүне киңәшмәдә катнашучыларның һәрберсенең бурычы икәнен ассызыклап үтте.
Чыгыш ясаучылар
Актуаль мәсәләләр: