Бүген Укытучылар йортында Мөслим педагогларына тантаналы рәвештә ноутбуклар тапшырылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы укытучыларын тәэмин итү өчен 400 млн.сумнан артык суммага 12 мең ноутбук сатып алынган. Шул исәптән 165 ноутбук Мөслим районына бирелде.
Бүген Мөслим районы башлыгы Альберт Хузин, Мөслимдә "Мөслим № 1" АК БАРС БАНК " өстәмә офисы җитәкчесе Ландыш Даутова, Мәгариф идәрәсе җитәкчесе Лилия Хабибуллина катнашында районыбыз педагогларына цифрлы техника тапшыру булды.
Әлеге ноутбуклар ICL компаниясе тарафыннан Татарстанда җитештерелгән.
Аларда илебез эшләнмәләренең офис программалары белән тәэмин ителеше урнаштырылган. Офис пакетлар чит ил программалары аналоглары булып тора.
Мондый заманча техник чаралар укытучыларбыз эшчәнлеге өчен зур ярдәм. Президентыбызга, Ак Барс банкка безнең белем бирү инициативаларына ярдәм иткән һәм Татарстанның белем бирү учреждениеләре инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлеше өчен рәхмәтебезне белдерәбез.