«Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе
18 май көнне «Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбенә Мөслим гимназиясе укучылары чакырылды. Актлар залында алар өчен концерт әзерләнгән иде. Концерт бер сулышта узды. Укучылар һәм укытучылар чыгышлары яшь тамашачыларга бик ошады. Барысы да мәктәптә тудырылган мөмкинлекләр, яңа инструментлар һәм Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән сокландырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International