Чыгарылыш имтиханнары

2022 елның 18 мае, чәршәмбе
Кичә Мөслим сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлегенең дүрт еллык укуын тәмамлап, актерлык осталыгы һәм сәхнә практикасы буенча имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. Алар Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Кәрлә мәктәп баласы» спектаклендә төп рольләрне уйнадылар. Балалар герой образларына кереп, сүз һәм гамәлләр генә түгел, геройларның характерын, тавышларын, мимикасын, сөйләшү манерасын да чагылдырдылар. Мондый инсценировкалар балаларга иҗади һәм креатив үсү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, сәхнәдә чыгыш ясап, балалар үз тавышларының көчен һәм биеклеген көйләргә өйрәнә, сөйләм сулышын, сөйләмнең интонацион чагылышын үстерә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котлыйбыз!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International