«Әлмәт физик культура көллияте» ДАҺБУдә Ачык ишекләр көне.

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Физик культура һәм спорт өлкәсе өчен кадрлар әзерләү буенча Татарстан Республикасында әйдәп баручы Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең берсе булган Әлмәт физик культура көллияте 2022 елның 10 июненнән «Физик культура һәм спорт буенча Педагог" белгечлеге буенча бюджет һәм бюджеттан тыш уку формаларына укырга керү өчен абитуриентлар җыю буенча кабул итү комиссиясенең эшли башлавы турында игълан итә.

Укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку шартлары белән таныштыру һәм укырга керү шартлары белән таныштыру максатыннан, 2022 елның 21 маенда 10.00 сәгатьтә «Әлмәт физик культура көллияте»ДАҺБУдә Ачык ишекләр көне узачак.

Барлык кызыксынган затларны әлеге чарага чакырабыз.

Үткәрү урыны: Әлмәт шәһәре, Р.Фәхретдин ур., 5.

Көллиятнең электрон почтасы: spo-atfk@mail.ru тел. (88553) 44-04-46.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International