Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш имтиханнары

2022 елның 17 мае, сишәмбе
Кичә, 16 апрель көнне, Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә музыка белгечлекләре буенча чыгарылыш имтиханнары узды. Музыка әдәбияты һәм сольфеджио буенча имтихан тапшырганнан соң, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да төп һәм соңгы адым – белгечлек буенча имтиханга кертелгән. Сәхнәдә халык, тынлы уен кораллары бүлеге һәм вокаль сәнгать бүлеге укучылары чыгыш ясады. Имтихан комиссиясе составына балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова, укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева, халык уен кораллары бүлеге укытучысы Раилә Әхмәтгалиева керде. Йомгаклау аттестациясе уңышлы узды. 2022 елның 30 маенда узачак чыгарылыш кичәсе була һәм укучыларга тормышта беренче документ-белем алу турындагы аттестат тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International