«Якташлар очрашуы»

2022 елның 14 мае, шимбә

13 нче май көнне Казан шәһәрендә «Якташлар очрашуы» узды.

Чара Казан шәһәрендә гомер итүче мөслимлеләрне туплады.

Кичәне район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов башлап җибәрде.

Районыбызның күренекле якташларыбыз сәхнә түрендә урын алдылар. Мөслим шәхесләргә бай, арабызда барлык һөнәр ияләре арасында да күренекле кешеләребез бар дисәк тә ялгыш булмас.

- Мөслим муниципаль районыны Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, Болгар радиосы алып баручысы, Шәмсия Җиһангирова;

- «Вилдан» стоматология клиникалары челтәре директоры, Казан Якташлар җәмгыяте рәисе,  Рәшид Вильданов;

- 2004-2007 елларда Татарстанның мәгариф министры, бүгенге көндә КФУның Психология һәм мәгариф институты Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм камилләштерү Идел буе төбәкара үзәге директоры, икътисад фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Фәннәр докторы, Рәис Шәйхелисламов;

- ТР Фәннәр академиясе Вице-президенты, Галимгәрнең галиме булган, филология фәннәре докторы, профессор, КФУ укытучысы, Дания Заһидуллина;

- Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймардинов;

- ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Илшат Әминов;

- шагыйрә, Язучылар берлеге әгъзасы  Лилия Садриева;

- РФ һәм ТР атказанган табибы, Хирургия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре кандидаты, доцент, Мөслим районының мактаулы гражданины, Равил Шәймарданов;

- 1994-2001 елларда Мөслим районы башлыгы, Мөслим районының мактаулы гражданины, РФ Пенсионерлар Советының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе, Рөстәм Шәрипов;

- VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Ык буе сайлау округы депутаты Альберт Хабибуллин очрашу барышында түбәндәге сорауларга җавап биреп, фикерләре, Мөслим белән бәйле кичерешләре белән бүлештеләр:

1. Мөслим минем өчен нәрсә ул?

2. Тормышыгызда нинди мизгел хәл иткеч роль уйнады?

3. Мөслим яшьләренә, аның халкына нинди теләкләрегез, тәкъдимнәрегез бар?

Якташлар очрашуы бик җылы һәм кызыклы узды. Кунаклар күңелендә туган яклары турында хәтирәләрне яңарта алуыбызга, яшьләребезне күренекле якташларыбыз белән таныштыра алуыбызга бик шатбыз! Хәрбер катнашкан һәм чараны оештыруда үз өлешен керткән кешегә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!

 Мөслимлеләр! Бердәм булыйк, күрешеп, аралашып яшик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International