Түбән Кама шәһәреннән кунаклар

2022 елның 13 мае, җомга
Бүген, 13 май көнне, Мөслимгә Түбән Кама шәһәреннән кунаклар килде. Район тормышы, анда яшәүчеләр өчен тудырылган мөмкинлекләр аларга күрсәтелде. Кунаклар шулай ук Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә дә булдылар. Алар безнең мәктәп эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова мәктәпнең барлык уку кабинетлары, актлар залы буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар мәктәпнең матурлыгына сокландылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International