Бүген, 12 май көнне Мөслимнең универсаль спорт залында Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 77 еллыгына багышланган өлкән буын гражданнары арасында "Өченче буын" XII Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 5 спорт төре буенча булды: жиңел атлетика (йөгерү), йөзү, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату һәм дартс уеннары.
Уенның нәтиҗәләрен чыгарып җиңүчеләребез ачыкланды, алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бүгенге спартакиада ярышларында иң өлкән катнашучыларыбыз:
Багауова Багизә 82 яшь (Иске Вәрәш авылыннан), Иванов Кузьма 81 яшь (Мөслимнән), иң актив гайләләр: Нуриевлар һәм Хузагалиевлар гайләсе булды. Алар шклай ук истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.