7 нче май көнне Кукмара шәһәрендә кул көрәше буенча Бөек Жиңүнең 77 еллыгына багышланган Кукмара муниципаль районы ачык беренчелеге уздырылды. Ярышта 200 дән артык спортчы катнашты. Мөслим спорт мәктәбе командасы спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. Ярышның нәтиҗәләре буенча:
-кызлар арасында 60 кг авырлыкта Бариева Илина 1 урын;
-егетләр арасында 35 кг авырлыкта Муглиев Габдрахман 1 урын, Саетгалиев Айвар 3 урын;
-45кг авырлыкта Муглиев Ибраһим 3 урын;
-50 кг авырлыкта Фаррахов Ранис 1 урын, Ханов Ринас 3 урын;
-55 кг авырлыкта Гайсин Ранис 2 урын;
-60 кг авырлыкта Хайруллин Раян 1 урын, Ахмадуллин Айзат 2 урын;
-65 кг авырлыкта Бариев Илхам 1 урын яуладылар.
Ярышта жиңуче һәм призерларга «Кукмара тимер савыт-саба заводы» оешмасының призлары тапшырылды.
Спортчыларның тренеры Бариев Ларис Хамбал улы.