Көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы беренчелеге.

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 8 нче маенда
Әлмәт муниципаль районының "Татнефть"  спорт залында татарча көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы беренчелеге ярышы узды.Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган. 
Ярышта, Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 90 лап көрәшче егетлэр катнашты.Алар Әлмәт, Чирмешән, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм районнарыннан.
Мөслим муниципаль районы яшүсмерләре район данын яклап призлы урыннар яуладылар:

  2011-2012 ел 26кг үлчәү авырлыгы
2 урын-Саетгалиев Данияр
 
  2009-2010 ел 40кг үлчәү авырлыгы
3 урын-Муртазин Ислам

  2011-2012 ел 33кг үлчәү авырлыгы
3 урын-Султанов Адель

  2009-2010 ел 55кг үлчәү авырлыгы
3 урын-Рахимов Айгиз
 
  2009-2010 ел 75кг үлчәү авырлыгы
2 урын-Шакиров Данил.

Шәкертләрне матур итеп тәрбияләп ярышларга әзерләгән тренерларыбызга Саетгалиев Ильнар Нәфис улына,Шаймухаметов Альберт Рафис улына,Фазлиев Ильшат Марсел улына,балаларның әти-әниләренә бик зур рәхмәт.Уңышлар.Әфәрин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International