Билбау көрәше буенча Татарстан Чемпионаты

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Алабугада 5 майдан 6 майга кадәр ир-атлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Чемпионаты узды. Аңа республиканың 21 районыннан иң көчле спортчылар килде. Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов, шулай ук ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин катнашты.

Ярышлар 7 авырлык категориясендә өч келәмдә узды. Мөслим районыннан спорт мәктәбе директоры Фазлыев Илшат Марсель улы катнашты, кискен көрәштә 3 нче урынны алды һәм 23-26 май көннәрендә Саранск шәһәрендә узачак РФ чемпионатына юллама алды.

Җиңүегез белән котлыйбыз! Бәхет, үз көчеңә ышаныч һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International