Агымдагы елның 1 мартында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тәкъдиме белән Татарстан Республикасы халкын элмә такталарында, мәгълүмат стендларында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде.