Мөслимдә Җиңү бәйрәме-9 Май узды

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген меңләгән мөслимлеләр һәм район кунаклары, һәлак булучыларга баш ию һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү өчен, Мәңгелек утка килделәр. Җиңү Парады Мөслимне генә түгел, республиканы да берләштерде.

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, район халкын һәм кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән тантаналы парадта Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Роберт Улы Хуҗин котлады. Бәйрәм чарасында Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе, медик-социаль экспертиза буенча баш эксперт, медицина фәннәре кандидаты, Ригель Хәләф улы Низамов катнашты. Ул шулай ук ветераннарны һәм бәйрәм кунакларын Бөек Җиңү көне белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Чара концерт программасы белән дәвам итте, ул номерлар төрлелеге белән сөендерде.

Мөгаен, бу күркәм бәйрәмнең төп мизгеле-Мәңгелек утка һәм Мемориаль комплекстагы обелискларга веноклар, чәчәкләр салу. Бу чарада оешма-предприятиеләр, ветераннар, яу кырында башларын салган сугышчылар истәлегенә кадерле кешеләр катнашты. Геройлар истәлегенә автомат залплар яңгырады.

Бәйрәм чаралары урыннарда дәвам итте. Ветераннарны бәйрәм өстәле артында хөрмәтләделәр, концерт карадылар, икенчеләре солдат боткасы белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International