Бəйрəм көне уңаеннан Мөслим муниципаль районы башлагы, район Советы рəисе  котлавы

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Кадерле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!

  Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тулу уңаеннан  Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән   чын йөрәктән котлыйм!

Совет гаскәрләре дәһшәтле, канкойгыч сугышта дошманны тулысынча тар-мар итте һәм 1945 елның 9 мае тарихка Бөек Җиңү көне буларак кереп калды.

9 Май – аерым бәйрәм, анда югалтулар кайгысы һәм Бөек Җиңү шатлыгы бергә берләшкән. Шуңа күрә дә Җиңү көне безнең өчен иң якты, иң изге һәм иң кадерле бәйрәм.

Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәде.

Улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.

Җиңү гаять зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Бу авыр елларда безнең районнан да сигез меңнән артык кеше сугышка алынып, аларның биш меңнән артыгы яу кырында ятып калды, хәбәрсез югалды.

Тылда булганнар да , үз-үзләрен аямыйча, армый–талмый тырыш хезмәт куеп Җиңү көнен якынайттылар.

Кадерле ветераннарыбыз!

Сезнең тормышыгыз – Ватанга тугрылык, Туган илебезгә фидакарь хезмәт итү һәм ихтыяр көче үрнәге. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны. Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен без  һичкайчан онытмабыз, ул хәтер   буыннан-буынга тапшырыла килә, безнең йәрәкләрдә мәңге яши.

Сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, актив тормыш рәвешегез өчен сезнең алдыгызда баш иябез һәм чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Бөек Ватан сугышы фаҗигасе безгә хәзерге көндә килеп туган вәзгыятьтә, нацизмның яңадан таралу куркынычын булдырмас өчен бердәм һәм бергә булырга кирәклекне аңлатып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International