«Кояшлы Ык» II төбәкара сынлы сәнгать конкурсы

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе
«Кояшлы Ык» II төбәкара сынлы сәнгать конкурсы үз чикләрен киңәйтте. Эшләр «Рәсем сәнгате», «Графика» номинацияләрендә тәкъдим ителде. Конкурста Яр Чаллы, Мөслим, Чүпрәле, Бөгелмә, Баулы, Нурлат районнары балалары катнашты. Жюрига «Минем туган ягым" темасы буенча барлыгы 146 эш тәкъдим ителде. Балалар иҗат, фантазия һәм осталык күрсәттеләр. Һәр эш үзенең кабатланмаслыгы һәм тырышлыгы белән таң калдыра. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International