Матурлык, сәләт һәм милли традицияләрне үстерүгә юнәлдерелгән Республикакүләм «Татар кызы 2022» бәйгесенә бүген Мөслимдә старт бирелде.
Районыбызда 7 районнан татар кызлары үзара көч сынашты.
Мөслимебез данын Шайгарданова Регина Айдаровна яклады һәм Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә кызлары белән Казан зонасына полуфиналга узды.